Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
Тормыш яхшырак, яктырак булсын!
Безнең республикада соңгы елларда грант ярдәме системасы киң үсеш ала бара. 2019 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Указы белән “Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды” булдырылды. Аның максаты – социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү.
“Яңавыл районы хатын-кызлар советы” иҗтимагый оешмасы инде ничә ел рәттән грант проектларында катнаша. 2022 елда алар “Киләчәккә адым” проекты белән Башкортстан Башлыгы грантын откан. Бу проект Яңавыл районында яшәүче 7дән 18 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны социальләштерү өчен өстәмә шартлар тудыруга юнәлтелгән. Проектны Яңавылның коррекцияле мәктәп-интернаты белән берлектә тормышка ашырганнар. Үзенчәлекле балалар өчен махсус чаралар үткәрелгән.
– Өлкән яшьтәге волонтерлар белән үзебезнең яшьлектәге уеннарны үткәрдек. Курчаклар тегү, кул эшләре буенча мастер-класслар балаларның күңеленә хуш килде. Психологик тренинглар, музыка терапиясе, спорт ярышлары – чаралар исемлеге киңкырлы. Иң мөһиме – социаль-мәдәни мохит булдыру балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, эмоцияләр, яңа белем алырга мөмкинлек бирде, – диде Хатын-кызлар советы рәисе Илсөяр Кави кызы Проскурякова. – Грант акчасына сенсор бүлмә өчен корылмалар сатып алдык. Бу бүлмәдә сәламәтлеге чикле балаларның психологик халәтен яхшырту буенча коррекция эшләре алып барыла.