Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.


Шигърият - ул үзе бер тылсым диләр. Чыннан да, шигырь уку яки тыңлау һәркемгә дә көндәлек мәшәкатьләрне онытып торып, ял итәргә, рухи байлык тупларга ярдәм итә ала. 

21нче март - Дөньякүләм шигърият көне билгеләп үтелү дә юкка гына түгел. Бу көнне халыкның олысы да, кечесе дә төрледән-төрле матур шигырь укыган видеолары белән уртаклашты. Һәр катнашучыга да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба да шундый актив, иҗат сөюче булып калуыгызны телибез.