Рекламный баннер 990x90px ban1
91.43
101.51
Рекламный баннер 728x90px main1

Тормыш яхшырак, яктырак булсын!

Тормыш яхшырак, яктырак булсын!

Безнең республикада соңгы елларда грант ярдәме системасы киң үсеш ала бара. 2019 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Указы белән “Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды” булдырылды. Аның максаты – социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү.

“Яңавыл районы хатын-кызлар советы” иҗтимагый оешмасы инде ничә ел рәттән грант проектларында катнаша. 2022 елда алар “Киләчәккә адым” проекты белән Башкортстан Башлыгы грантын откан. Бу проект Яңавыл районында яшәүче 7дән 18 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны социальләштерү өчен өстәмә шартлар тудыруга юнәлтелгән. Проектны Яңавылның коррекцияле мәктәп-интернаты белән берлектә тормышка ашырганнар. Үзенчәлекле балалар өчен махсус чаралар үткәрелгән.

– Өлкән яшьтәге волонтерлар белән үзебезнең яшьлектәге уеннарны үткәрдек. Курчаклар тегү, кул эшләре буенча мастер-класслар балаларның күңеленә хуш килде. Психологик тренинглар, музыка терапиясе, спорт ярышлары – чаралар исемлеге киңкырлы. Иң мөһиме – социаль-мәдәни мохит булдыру балаларга үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашырырга, эмоцияләр, яңа белем алырга мөмкинлек бирде, – диде Хатын-кызлар советы рәисе Илсөяр Кави кызы Проскурякова. – Грант акчасына сенсор бүлмә өчен корылмалар сатып алдык. Бу бүлмәдә сәламәтлеге чикле балаларның психологик халәтен яхшырту буенча коррекция эшләре алып барыла.

✨ Илсөяр Кави кызы әйтүенчә, аларның һәрбер социаль проекты кешеләрнең тормышын яхшырак, яктырак итүгә юнәлтелгән. Һәм бу максатларны тормышка ашыруда грантларның ярдәме зур. "Башкортстан Башлыгы грантлары фонды үткәргән конкурсларда катнашуга куркмыйча, кыю тотынырга һәм башлаганыңны азаккача җиткерә белергә кирәк", – ди ул.

✅ – Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерцияле булмаган сектор Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша, – дигән иде Радий Хәбиров.

✅2020-2024 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, тәкъдим ителгән 3692 гаризаның 745е хупланды. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып китә.

Оставить сообщение:

Рекламный баннер 728x90px main2
Рекламный баннер 240x200px right1
Рекламный баннер 240x200px right2
Рекламный баннер 240x200px right3